Изге Илия Храмының якты бәйрәмендә тантаналы гыйбадәттән соң хач йөреше һәм концерт булды.
Халыклар дуслыгы йортының иҗади командасы һәм Нурлат районы үзешчәннәре гыйбадәтханә территориясендә бәйрәм программасы оештырдылар. Аңа концерт номерлары, викториналар уздырды.
Бу бәйрәм көнендә храмда ветераннар-десантчылар да булды. Хәрби-һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан Нурлат районы благочинные иерей Сергей Егоров һәм храм настоятеле иерей Александр Кузьмин аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Концерт программасы тәмамланганнан соң барысы өчен дә бәйрәм табыны әзерләнде.