Нурлат шәһәре көнен һәм Татарстан Республикасы көнен, ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган конкурс 5 августта старт ала.
Ул ике номинация буенча узачак: “Минем Нурлатым" (шәһәрнең йөзен, аның истәлекле урыннарын, гадәти булмаган ракурсларда чагылдыручы эшләр), “Шәһәр бизәкләре" (шәһәр халкының күпмилләтле составын, төрле диаспоралар, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренең тормышын һәм йөзен, эштә, ялда һ.б.).
Конкурста катнашу өчен профессиональ фотографлар һәм яше, шөгыльләренең төренә карамастан, һәвәскәрләр чакырыла.
Иҗади эшләр 20 августка кадәр кабул ителә, аннары жюри эшкә керешә. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм конкурста катнашучыларның иң яхшы эшләре күргәзмәсе ачылу 2021 елның 27 августында Халыклар дуслыгы йортында узачак