Дини чаралар, кичәләр үткәрү өчен микрорайонның икенче мәчете янындагы махсус бина төзелеше узган язда ук башланган иде, һәм менә бер елдан соң ул үзенең беренче кунакларын кабул итте.
«Мәчет янында кирәк-яраклар саклана торган кечкенә сарай бар иде, без аның бер як диварын сүтеп, кирпечтән янкорма салдык,-дип уртаклашты мәчет имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов.
- Бу эштә микрорайонда яшәүчеләр дә, иганәчеләр дә катнашты. Фәнис Рәхмәтуллин кирпеч, Фирзәр Тямаев-такталар белән тәэмин итте. Тәбрис Җәббаров битум эшләре белән ярдәм итте, Рәмис Таҗиевтан финанс ярдәме алдык. Төзелеш эшләре уртак көч белән башкарылды. Мәйсәрә Әбҗәпбарова, Мингаян Сәйфетдинова, Гүзәл Мөлекова һәм Гөлчәчәк Сөләйманова эчке ремонт эшләрен башкардылар, Салихҗан һәм Марсель Гатауллиннар электр челтәре үткәрделәр, Хәниф Ибраһимов һәм Илнур Мәүләтов бинаның фасадын ясадылар.
Шушы көннәрдә мәчет каршындагы курсларда дин нигезләрен өйрәнүче балалар өчен дә хезмәт итәчәк бинаны ачу тантанасы булды. Чарада ТР аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов катнашты. Хафизулла хәзрәт һәм зиратны караучы Айрат Гәрәев Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр