Нурлатта десантчылар һәйкәле янында һава-десанты гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы митинг булды.
Традиция буенча 2 августта десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан нурлатлылар һава-десанты гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Быел ул 91 нче тапкыр уздырыла!
Десантчылар флагын күтәрү хокукы Һава-десанты гаскәрләре ветераны, Югославиядә тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашкан Геннадий Уркинга бирелде.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Һава-десанты гаскәрләре ветераннарына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина мөрәҗәгать итте.
«Сезне һава-десанты гаскәрләре көне белән котлыйм. Сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм тормышыгызда барысы да яхшы булуын телим", - дип билгеләп үтте ул.
Бу көнне котлаулар күп яңгырады, бүләкләр дә булды: мактау грамоталары, юбилей медальләре, Рәхмәт хатлары. Елдагы матур традиция буенча, Һава-десанты флаглары астында фоторәсемгә дә төштеләр.