Нурлатта «Игелекле эшләр яры» исемле экологик акция узды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә экоакцияне Яшьләр парламенты әгъзалары Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә үткәрде.

Алар уртак көч белән Тарн-Варн микрорайоны  карьерындагы күл ярында тәртип урнаштырды, байтак кына чүп-чарны җыеп капчыкларга тутырды. Активистлар нурлатлыларны экоакциягә кушылырга һәм үзләреннән соң чүп-чар калдырмаска өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International