«Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин һәм Фома авылыннан фронтовик Бәдретдин Насретдиновның оныгы Минхадый Насретдинов Тверь өлкәсендә туганнар каберлегендә мемориаль такта урнаштырды.
Нурлатның «Легенда» клубы обелисклардагы исемнәрне чагыштыру эшен дәвам итә. Казан хәрби дан клубы ярдәмендә архив мәгълүматлары белән эшләү барышында тагын бер якташыбыз-Бәдретдин Насретдин улы Насретдиновның һәлак булу урыны ачыкланды. Фронтовик гаиләсе аның кайда җирләнүе турында мәгълъматны быел гына алган, гәрчә бабалары 41нче елда ук вафат булган булса да. Ә бераздан сугышчының оныгы Минхадый Насретдинов «Легенда» клубы җитәкчесенә бергәләп хәрби дан каберлегенә барырга, бабасын һәм Ватаныбызның һәлак булган сакчыларын искә алырга дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Туганнар каберлеге Тверь өлкәсенең Оленино поселогында урнашкан.
«Без Ленин районы эзтабарлары штабы белән элемтәгә кердек. Кызганычка каршы, туганнар каберлегендә күмелгән солдатлар исемлегендә якташыбызның исеме юк. Шуңа күрә без аерым мемориаль табличка әзерләдек һәм аны хәрби каберлек территориясендә урнаштырдык. Мемориалны реконструкцияләгәндә, Бәдретдин Насретдин улы мәгълүматлары уртак исемлекләргә кертеләчәк", - дип уртаклашты Владимир Сергеевич.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, якын арада шундый ук табличкалар Петр Арютин һәм Ибраһим Шәйхиев күмелгән урыннарда урнаштырылачак. Шуны истә тотарга кирәк, Бөек Ватан сугышында Җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде. Фронтта күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен якташларыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, йөзләгән сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Бәдретдин Насретдинов һәм безнең районда туып-үскән меңләгән башка кешеләр кебек хәбәрсез югалганнар да әлегә байтак шул.