«Талым» балалар бакчасында бу көннәрдә капиталь ремонт бара.
Мәктәпкәчә учреждение үзенең исемен очраклы рәвештә алган. Балалар бакчасы мөдире Роза Абдуллина сөйләвенчә, балалар бакчасы урнашкан Яшьләр урамы буйлап элек таллар үскән-аларны кайчандыр балалар бакчасы коллективы утырткан булган.
"Элек балалар бакчасы кечкенә генә бер катлы бинада урнашкан иде. Тик 1987 елда янгын чыгып ул янып бетте», – дип сөйләде мөдир. Ул 37 ел элек әлеге учреждение бусагасын практикантка сыйфатында атлап кереп, гомерлеккә биредә калган.
Ул вакытта балалар бакчасының исеме булмаган, барысы да аны төзегән төзелеш-монтажлау предприятиесе атамасының аббревиатурасы буенча “сээмпыныкы” дип йөрткәннәр. Ике катлы яңа бина 1989 елда барлыкка килә, ул чакта: "Балалар бакчасын ничек атарга?» дигән сорау тугач, озак уйлап тормаганнар, бу вакытта инде таллар буйга үсеп урамның чын бизәгенә әверелгән булган. Дөрес, тузган йортларны сүткәндә, комачаулаучы агачларны да кисеп алганнар, әмма балалар бакчасына керү юлында алар хәзергә кадәр сакланып калган. «Талым» бакчасы төзелгәннән бирле бу - беренче капиталь ремонт. Ул иганәчелек линиясе буенча тормышка ашырыла.
Балалар бакчасы үз тәрбияләнүчеләрен якты фасады, тулысынча яңарган килеш каршы алачак, төзекләндерелгән мәйданчыклардан тыш спорт мәйданчыклары да булачак...
Подрядчы оешма директоры сүзләренә караганда, эшләрне 1 сентябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Димәк, тал агачларына күмелеп утыручы бакча бик тиздән янә балаларның шат авазларыннан яңгырап торачак.