Тимер юл төрле һөнәрдәге, әмма үз эшләренә бирелгән кешеләрне берләштерә

2021 елның 1 августы, якшәмбе

Нурлатның тимер юл станциясе бүген 13 төрле, әмма үзара тыгыз бәйләнгән бүлекчәләрне берләштерә.

Юлчылар, локомотивчылар, элемтәчеләр, электриклар, машинистлар, вагоннарны караучылар, станция буенча кизү торучылар, билет кассирлары һ.б. Аларның барысы да бу якшәмбедә үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Без алар белән Тимерьюлчылар көне алдыннан перронда очраштык. Һөнәрләрнең үзенчәлеге, көндәлек хезмәтләре турында сөйләштек. Аларның барысы өчен дә тимер юл гадәти эш кенә түгел, зуррак мәгънәгә ия булып чыкты. Тормышларындагы иң дулкынландыргыч, бәхетле мизгелләре дә тимер юл белән бәйле.

-Биредә, перронда, мин булачак тормыш иптәшем белән таныштым да, – дип матур хатирәләре белән уртаклашты вокзал начальнигының кизү торучы ярдәмчесе Эльвира Шәйдуллина.

 Гомеренең 27 елын багышлаган һөнәргә ул әнисенең танышы Нина Поплавская киңәше белән килгән. «Безгә шундый хезмәткәрләр кирәк», - дип үгетләгән ул кызны.

-Мин бит башта станциягә эшкә килергә теләмәгән идем, төнге сменалардан курыктым. Әмма Нина Петровна мине ышандырды. Мин аңа бик рәхмәтлемен,- ди Эльвира Равилевна.

Хезмәтенең күңеленә хуш килүен сөйләп тә торырга кирәкмидер. Ул остазының ышанычын тулысынча аклаган.

-Без дә ирем белән беренче тапкыр вокзалда очраштык. Ул - тимерьюлчылар династиясеннән. Мине бирегә язмыш үзе китерде. Техник конторага урнаштым, үзәкләштерү посты операторы, парк буенча кизү торучы булып эшләдем, 28 ел инде тимер юлда, - дип уртаклашты йөк һәм багажны кабул итеп тапшыручы Эмма Богданова.

Тармакта зур стаж турында сөйләгәндә, вокзал начальнигы Ирина Кириллованы да билгеләп үтмичә булмый. Ул биредә  30 елдан артык эшли. Бу еллар эчендә меңәрләгән пассажир белән очрашса да, Ирина Викторовна билет кассиры вазыйфасында беренче эш көнен хәзергә кадәр хәтерли. Һәм тармакның үзенә тапшырылган иң югары бүләге - «Россия тимер юллары» ААҖнең Мактаулы тимер юлчысы» билгесе аның хезмәтенә лаеклы бәя булган.

Ул бөтен коллективның хезмәт җаваплылыгын билгеләп үтә. Чөнки тимер юл күп санлы службалар һәм бүлекчәләрне үз эченә алган катлаулы тармак бит. Һәм хезмәткәрләр арасында үзара аңлашу төп урында тора.

-Бу  яктан безнең бар да тәртиптә. Коллектив бик тату һәм бердәм, - дип ышандыра ведомство сагы хезмәткәре  Нияз Җамалетдинов. Аның тимер юлда  стажы зур түгел, бары җиде ел гына, әмма барысы да алда әле, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International