Хөрмәтле тимерьюлчылар, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Нурлат районы тарихында тимер юл үзенчәлекле роль уйный. Аның төзелеше шәһәребезгә башлангыч бирде. Тармак ветераннары булдырган данлыклы хезмәт традицияләре, шулай ук югары профессиональлек, фидакарьлек һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте яңа мөмкинлекләр ачар һәм киләчәктә районыбызның үсеше өчен ныклы нигез булып торыр, дип ышанам. Гомер юлыгызны семафорның яшел уты яктыртып торсын. Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы