Нурлатлылар ял көнендә вакцина ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмый

2021 елның 31 июле, шимбә

SMM-белгеч Виктория Куприяновага соңгы вакытта еш кына командировкаларга барырга туры килә.

Әйтик, күптән түгел ул Лениногорскида smm-белгечләр өчен практик укуларда катнашты, ә тиздән Казанга бу укуда җиңүчеләр өчен стажировка үтәргә барачак. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе чорында ул, башка нурлатлылар кебек үк, үз сәламәтлеге турында кайгырта. Әле җәй башында ук ковидка каршы прививка ясатасы килгән була, тик килеп чыкмаган: табиб, салкын тию аркасында, әлеге процедураны кичектерергә киңәш иткән. Дәвалангач, ул беренче эш итеп табиб-терапевтка күренә  һәм җентекләп тикшерелгәннән соң вакцинациягә «юллама» ала.

2020 ел ахырында башланган прививка кампаниясе барышында барлыгы 11400 нурлатлы коронавирус инфекциясеннән прививка алды. Киләсе дүшәмбегә үк бу күрсәткеч артачак, чөнки күп кенә кеше бу мөһим профилактик чараны ял көненә планлаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International