«Микро сан алу, нигездә, ике зур сан алу арасында үткәрелә һәм аның барышында исәпкә алу объектлары сайлап алу ысулы белән билгеләнә, аларның саны ким дигәндә 30 процент тәшкил итәргә тиеш", – дип сорауга ачыклык кертергә ярдәм итте Дәүләт статистикасының Нурлаттагы бүлеге баш белгеч-эксперты Сирень Садыйкова.
Исеме яңача яңгыраса да, төп исәпкә алудан максатлары әлләни аерылмый. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм үсешен фаразлауга икътисадый яктан ярдәм итү чараларын эшләү белән бергә авыл җирлегендә яшәүче халыкның тормышын комплекслы чагылдыру өчен кирәкле икътисадый һәм социаль-демографик статистиканы алу өчен дә мөһим.