Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыруга «Агростартап» грантын алу өчен конкурслы сайлап алуда катнашырга әлегә Нурлат районының 7 гаиләсе теләк белдергән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә алар заявкалар һәм документлар әзерләү белән мәшгуль. Быел конкурс нигезендә сайлап алуда шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм яшь фермерлар катнаша ала. Министрлыкта документларны 12 августка кадәр кабул итәләр.