Һөнәри бәйрәм уңаеннан „Театр“ скверында Нурлат тимерьюлчылары котлаулар кабул итте.
«Бу көн безнең шәһәр һәм район өчен үзенчәлекле. Шәһәребез тимер юлга үзенең нигез салынуы һәм үсеше белән бурычлы», – дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм тимерьюлчыларга, тармак ветераннарына изге теләкләрен җиткерде.
Алмаз Сәлимович үз чыгышында скверның вокзал алды мәйданын һәм гомумән тимерьюлчылар микрорайоны төзекләндерелүгә дә игътибар итте. Бу юнәлештә эшләр өлешчә башкарылган һәм, һичшиксез, дәвам итәчәк, диде ул.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан һәм хезмәттәге уңышлары өчен Алмаз Әхмәтшин тимер юл станциясе һәм вокзал хезмәткәрләренә тармак бүләкләре һәм район җитәкчелегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук Рәхмәт хатлары белән тармак ветераннары, шул исәптән Нурлат станциясенә нигез салучы кешенең оныгы Валентина Кузнецова да билгеләп үтелде.
Бүләкләү тантанасын Түбән Кама тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәге башлыгының беренче урынбасары Алексей Мельдер дәвам итте.
"Нурлат шәһәре тимерьюлчылары буыннары тарафыннан тупланган тәҗрибә һәм традицияләр алар алдында торган барлык бурычларны уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам", - дип билгеләп үтте ул һәм Нурлатка алга таба да үсеп чәчәк атуын теләде.
Район тимерьюлчыларының данлы хезмәт династияләренә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин тапшырды, аларның һәрберсенең тармакта гомуми стажы 100 елдан артык тәшкил итә.
Бәйрәм программасын район үзешчәннәренең иҗади номерлары бизәде.