Нурлатта шәһәр мәдәният сараеның зур залында киңәйтелгән планерка узды

2021 елның 30 июле, җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган традицион район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән планеркада бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы, икътисад бүлеге начальнигы Марсим Вилданов чыгышы тыңланды. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча мәгълүмат бирде.

Яңа җылыту сезонына әзерлек эшләре барышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов сөйләде.

Район башлыгы урынбасары, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау һәм контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб җитәкчесе Линар Маняпов районда өлкән яшьтәге кешеләрне ковидка каршы вакциналаштыруга җентекләп тукталды.

Район мәгариф учреждениеләре чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясе нәтиҗәләре, спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Рәхмәтуллина таныштырды.

Андреевка һәм Биккол авыл җирлекләре башлыклары Надежда Егорова һәм Рамилә Әхмәтшина үз авыл җирлекләре территорияләрендә алып барылган эш һәм перспектив планнар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International