Нурлатта яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар

2021 елның 30 июле, җомга

Нурлат яшьләре белән очрашуда ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының территорияләр белән эшләү секторы мөдире Илнур Сәгыйтов катнашты.

Гаилә институтын ныгыту, яшь гаиләләргә ярдәм итү; яшь гаиләләр клубы төзү; торак шартларын яхшырту программаларында катнашу; традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру; «Демография» милли проектын тормышка ашыруда катнашу, яшьләрне җәлеп итү – очрашу кысаларында күтәрелгән төп мәсьәләләр.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сүзләренә караганда, яшьләрнең нәтиҗәле үз-үзләрен күрсәтү, районның яшь сменасының иҗади һәм хезмәт потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру мөһим.  Шуңа бәйле рәвештә студентлар отрядларын формалаштыру, иң беренче чиратта Нурлат яшьләрен эшкә урнаштыру һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләре, шул исәптән авылда да, мәсәлән, яшь фермерлар сыйфатында да, шул турыда  актив фикер алышынды.

Чыгыш ясаучылар яшьләр сәясәте субъектлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында яхшы элемтә урнаштырылуын билгеләп үтте. Соңгылары яшьләр вакыйгаларын һәм чараларын төрле яклап яктырта.

Спикерлар югары уку йортларын тәмамлаганнан соң шәһәр һәм районга укырга кайтуны максат итеп эшне оештыру буенча бурычның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International