Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты Кукмара районында Лубян урман-техник колледжы базасында ачылды.
Слетта 200ләп кеше катнаша, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте. Нурлат районыннан әлеге чарада Тимерлек мәктәбе укучылары катнаша.
Билгеле булганча, яшь нурлатлылар «Яшь урманчылар» конкурсында катнашачак, анда тест узарга һәм берничә практик биремне үтәргә кирәк булачак.
Слетны оештыручылар мәгълүматларына караганда, балалар өчен агачтан нәфис рәсем ясау, чыбыктан үреп эшләнмәләр ясау, табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырылган.
Иртәгә, 31 июльдә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Фото: "Нурлат урманчылыгы"ДКУ Instagramмыннан