Киекле авыл җирлегендә агымдагы елга үзара салым программасы буенча планлаштырылган эшләр дәвам итә.
Программа кысаларында Кизләү авылында янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзекләндерелде, бүгенге көндә Киекле авылында су башнясы территориясен норматив хәлгә китерү эшләре бара.
Киләчәктә үзара салым акчасына өч авылда да юллар төзү планлаштырыла. Үзара салым шулай ук зиратларны, урамнарны, урам утларын, суүткәргечләрне ремонтларга һәм карап тотарга ярдәм итә.