Нурлатта территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре өчен күчмә киңәшмә узды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Нурлатта Владимир Кашкаров җитәкчелегендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре өчен күчмә киңәшмә үткәрелде.

Чарада катнашучылар шәһәрнең шәхси секторы территорияләрен карап чыкты һәм йорт яны территорияләрен иң яхшы һәм оригиналь чәчәк бизәүгә конкурс буенча призлы урыннарга дәгъва кылучыларны, шулай ук йорт яны территорияләренең торышын билгеләде.

Быел ТИҮ рәисләренең халык белән башкарган эш нәтиҗәләре ачык күренә. Һәр йорт янында диярлек чәчәклекләр барлыкка килде, бизәлештә кулланыла торган авторезина юкка чыкты, күп кенә нурлатлылар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган кулдан эшләнгән әйберләрне, суүткәргеч һәм канализация коеларының капкачларын алыштырды.

Шунда ук киңәшмәдә катнашучылар халык белән эшләүдәге проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук күчмә киңәшмәнең нәтиҗәле эше өчен шартлар тудырганнары өчен район башлыгына һәм җитәкчелегенә, "ТатРИТЭКнефть" ҖЧҖнең "ТатРИТЭКнефть" сәүдә-сәнәгать оешмасына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International