«Заречный»да «Хәрби җыен» палаткалы лагереның икенче сменасы старт алды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

«Хәрби җыен»ның икенче сменасында 25 яшүсмер ял итеп вакытын файдалы итеп уздырачак. Лагерь 5 сменада 250 бала кабул итәр дип планлаштырыла.

Атна дәвамында балаларны хәрби-патриотик юнәлештәге төрле чаралар көтә. Аларның яллары кызыклы булсын өчен педагоглар махсус программа эшләгәннәр: ГТО фестивальләре дә, кызыклы кешеләр белән очрашулар да, төрле ярышлар һәм чаралар да. Әйтик, күптән түгел балалар янында «Форпост»вәкилләре булып китте. Алар мастер-класслар үткәрде, районның эзтабарлар хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштырды, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди корбаннар хисабына яулануын искә төшерде.

Палаткалы лагерьда пандемия белән бәйле барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә.

-Балалар белән 4 педагог эшли, алар барысы да коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылды. Моннан тыш, без ата-аналарның лагерь территориясенә керүен чикләдек, кирәкле әйберләрне алар вожатыйлар аша тапшыра. Без балаларны 4 җиһазландырылган палаткада урнаштырабыз, аларның һәрберсендә агач идәннәр җәелгән, – дип билгеләп үтте лагерь җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.

Хәер, биредә балалар хәрби эш нигезләрен үзләштереп кенә калмый, кичләрен алар өчен мәдәни-массакүләм чаралар, спорт уеннары, дискотекалар оештырыла. Кыскасы, кулда гаджет яки телефон белән буш вакытны бушка үткәрергә вакыт калмый.

Каникуллар тәмамланырга бер ай вакыт калып бара, димәк, яшь нурлатлыларның районыбызның бу матур почмагында ял итәргә, дуслары белән аралашырга, яңа уку елында кирәк булачак дәрт һәм энергия алырга вакыты бар әле.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International