Нурлат районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча рейдлар узачак

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 9-30 август көннәрендә 73 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең күзәтү объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча рейд үткәрү планлаштырылган.

73 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре тәмәке тартканда кагыйдәләрне үтәүне, шулай ук электр җылыту приборларының торышын һәм эксплуатациясен тикшерәчәк. Рейд барышында шулай ук өстәмә инструктажлар, әңгәмәләр, тәмәке тартканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча лекцияләр узачак.

73 ПСЧ инспекторы Әхәтова Таңсылу

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International