Яшь нурлатлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча иҗади конкурста катнаша ала

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Иҗади эшләр конкурсантларның педагоглары, ата-аналары, бертуганнары һәм сеңелләре белән бергә башкарыла ала.

Наташа Едыкина исемендәге юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән балаларга ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофор фәне» IV Бөтенроссия декоратив-гамәли сәнгать конкурсы игълан ителде.

Конкурс җәйге чорда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән һәм Халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре көненә багышланган.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм иҗади эшләр 19 августка кадәр konkurs@fond-edykina.ru электрон адресы буенча кабул ителәчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә

 http://www.fond- еdykina.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=452:2020-01-13-03-07-10&catid=1:latest-news&Itemid=56 адресы буенча проект сайтында урнаштырылган

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International