Нурлат районында урып - җыю алдынгыларын бүләкләделәр

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бер мең тоннадан артык ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Нурлат аграрийлары урып-җыю эшләренең экваторына якынлаша, бүгенге көндә барлык мәйданнарның 46 проценты суктырылган. «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре аеруча зур уңышларга иреште. Басуларда 30га якын комбайн эшли. Традиция буенча, район алдынгылары рәтендә әлеге хуҗалык экипажлары да бар.

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин беренче булып 1 мең тонна чиген узган хуҗалык комбайнчыларына һәм аларның ярдәмчеләренә акчалата сертификатлар, шулай ук Нурлат районы символикасы төшерелгән футболкалар һәм бейсболкалар тапшырды.

Иң беренче булып Алмаз Сәлимович кулыннан Әнәс һәм Адилә Сәлаховлар гаилә экипажы бүләк алды. Алар 1185 тонна күрсәткеч белән районның барлык комбайнчылары арасында алда бара. Шулай ук Илгиз Әндәрҗанов һәм Рәдиф Гыйбадуллин, Виталий Богданов һәм Евгений Ермилов, Рәмис Нямаев һәм Тимур Щербаков, Ришат Гафуров һәм Радик Гыйлаҗев, шулай ук Роберт һәм Рәзилә Абдрахмановлар да бүләкләр алды.

Биредә үк хуҗалык хезмәткәрләре алдында район агитбригадасы чыгыш ясады.

Бүген алдынгыларны бүләкләү тантанасы «Южная» агрофирмасы кырларында да узды. Владимир һәм Леонтий Антиповлар, Фәнис һәм Рәмис Төхвәтуллин, шулай ук Владимир Чернов һәм Камил Газизов экипажлары да бүләкләргә лаек булды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә билгеләп үтүләренчә, быел комбайнчылар һәр мең тонна ашлык өчен акчалата бүләккә лаек булачак. Моннан тыш, матур традиция буенча, урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыга Никитин Кубогы тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International