«Агропорт-хәләл» Нурлат элеваторы 10 мең тоннадан артык ашлык кабул иткән

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Эшләрне оештыру белән биредә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

Тимерьюлчылар микрорайонында урнашкан «Агропорт-хәләл» элеваторында яңа уңышны кабул итү актив һәм оешкан төстә бара. Монда, нигездә, күрше Чирмешән, Аксубай районнарыннан, шулай ук Нурлат районының кайбер хуҗалыклары икмәк ташый.

"Урып-җыю эшләре темпы югары – экваторга якынлашабыз.  Мондый корылыклы елда үстерелгән уңышны саклап калу икеләтә мөһим. Шуңа күрә район территориясендә урнашкан элеваторлар эшен системалы рәвештә контрольдә тотабыз. Биредә эш оешкан төстә бара, ашлыкның сыйфаты яхшы", – дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин.

Элеваторда 40лап кеше ашлык кабул итү һәм саклауга салу белән мәшгуль. Биредә сезонга ныклап әзерләнгәннәр. Лаборатория мөдире Лилия Албаева билгеләп үткәнчә, быел ашлык, нигездә, өченче сыйфат дәрәҗәсе буенча килә, көн саен 1,5 мең тоннага якын икмәк кабул ителә. Параллель рәвештә шәһәребезнең урамын бизәячәк яңа койма төзү эшләре бара. Шулай ук предприятие җитәкчелегенең хәйрия эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International