Бүгенге көндә бөртеклеләр барлык мәйданнарның 44 процентында җыеп алынган.
Нурлат районы кырларында урып-җыю кампаниясе актив темплар белән дәвам итә.
27 июльгә кыр хезмәтчәннәре 19 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырган, 32 мең тоннага якын икмәк суктырылган. Һәр гектардан уртача уңыш 16,4 центнер тәшкил итә.