Иртәгә, 28 июльдә, Нурлат шәһәрендә «Тоннель» профилактик чарасы узачак.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау максатында уздырыла.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә.