Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 27 июлендә иртәнгее 9 сәгатьттән алып кичке 9га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында турында кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 27 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшьнәгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспот чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез.
Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлек җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмаса яхшы, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.