Мәктәп автобуслары Нурлат автоинспекторларының аерым игътибарында

2021 елның 25 июле, якшәмбе

Уку елы башланыр алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәп автобусларын җентекләп тикшерә башлады. Шушы көннәрдә автобуста балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы рейд узды. Шунысы куанычлы, бу юлы мондый хокук бозулар теркәлмәгән.

"Без балаларны йөртүне оештыруны гамәлгә ашырганда куела торган таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар бирәбез. Мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән балаларны йөрткәндә игътибарлы һәм мөмкин кадәр сак булырга һәм тиз йөрешле режимны үтәү турында профилактик әңгәмә уздырабыз", - дип билгеләп үтте Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International