Абляскиннан Березовскилар гаиләсенә авыр тормыш хәлен кичерергә социаль контракт ярдәм иткән

2021 елның 24 июле, шимбә

Дәүләт ярдәме хисабына алар өч үгез сатып алганнар, шуның белән үз хуҗалыкларын киңәйткәннәр.

Авыр тормыш хәлен җиңеп чыгуда гаиләләргә ярдәм итүнең әлеге чарасы нурлатлылар өчен яңалык түгел. Быел программадан районның 134 кешесе файдаланган. Алар төрле юнәлешләрне сайлый: эш эзләүдән, эшкә урнашудан алып, үз эшләрен ачуга кадәр. Чөнки пособиеләр түләүдән аермалы буларак, биредә принципиаль башка механизм гамәлдә – мохтаҗларга акча бирү генә түгел, ә аларга үз-үзләрен тәэмин итүгә күчәргә ярдәм итү.

Социаль яклау бүлеге белән социаль контрактны Березовскиларга Урта Камышлы авыл җирлеге Башкарма комитетында төзергә киңәш итәләр. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен яраклы юнәлешне сайлыйлар. Кирәкле документларны җыялар. Ә бүлеп бирелгән максатчан акчага үгезләр сатып алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International