Быел традицион ярышларда 6 конкурсант катнашты. Алар ике төрле биремдә үз көчләрен сынады: автомобильне фигуралы йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү.
Катнашучыларның берсе-20 еллык стажы булган автоледи Наталья Львова конкурста беренче тапкыр гына катнашмый инде. Элегрәк ул әлеге ярышның җиңүчесе булган иде инде. Быел да ул үз көчен сынап карарга булган.
«Узган елларда катнашу тәҗрибәсе яхшы ярдәм булыр дип уйлыйм. Үз көчемә мин ышанам", - дип уртаклашты безнең белән Наталья.
Барлык автоледилар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, шулай да Наталья Львова конкурс сынауларын иң яхшы үтәүче булды, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны хатасыз тапшырды, ул практик өлештә дә иң яхшысы булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары аны җиңүче дип таныды. Икенче урында-Алена Иванова, өченчедә-Диләрә Латыйпова.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларны ЮХИДИнең Нурлат районы буенча теркәү-имтихан алу бүлеге башлыгы полиция майоры Фәнис Мохтаров, Нурлат шәһәрендә “БДД” ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова белән бергә грамота, кубок, медальләр һәм истәлекле призлар тапшырды. Ә җиңүче Наталья Львова районыбызны конкурсның август башында Чистай шәһәрендә узачак зона этабында тәкъдим итәчәк.