Чираттагы очрашуны Нурлат шәһәре Советы депутаты Ралия Ханеева үткәрде. 11 нче «Нурлат Нефтьчеләр» сайлау округында яшәүче нурлатлылар белән очрашу вакытында депутат районда халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча башкарылган эшләр, шулай ук милли проектлар һәм «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.
Очрашуда шулай ук "Эталон" ИК рәисе Марина Демидова һәм "Башаккай" балалар бакчасы мөдире Альбина Семочкина катнашты.