Нурлат районы җитәкчелеге, җаваплы хезмәтләр вәкилләре белән бергә, видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә катнашты.
Югары дәрәҗәдә сөйләшү 1 нче яртыеллыкта республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләренә һәм 2021 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына кагылышлы иде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Киңәшмә кысаларында барлык рәсми чыгышларга йомгак ясаганнан соң, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин теманы урында дәвам итте.
Ахырда билгеләп үткәнчә, финанс дисциплинасы мәсьәләсе һәрвакыт аның шәхси контролендә.