Нурлат балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр шахмат турнирында катнашты

2021 елның 23 июле, җомга

Халыкара шахмат көненә багышланган турнир Бала үсеше үзәге базасында узды. 

Шахмат турнирында бала үсеше үзәге, «Алтын балык», «Кояшкай» һәм «Буратино» балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре катнашты. Яшь булуына карамастан, яшь шахматчылар үҗәтлек һәм шахмат уенында үз осталыкларын күрсәтте.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

 Малайлар арасында

1 урын-Киргизов Матвей (БҮҮ)

2 урын-Усманов Әскәр (БҮҮ)

3 урын-Мәхмүтов Роберт (“Кояшкай")

 Кызлар арасында

1 урын-Фомина Ләйлә (БҮҮ)

2 урын-Совкова Алена ("Алтын балык”)

3 урын-Фәрдиева Аделина (БҮҮ)

Җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылардан грамоталар һәм бүләкләр алды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International