Агымдагы ел башыннан бирле мәшгульлек үзәгендә 157 балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштырганнар.
Каникуллар вакытында эшләргә теләүчеләр өчен шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә эш тәкъдим итәләр.
Бу вакыт эчендә балалар күнекмәләр генә алып калмыйча, үзләренең эш вакытын да исәп тотарга, хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен үтәргә өйрәнәләр, шулай ук акчаның бәясен дә кече яшьтән үк белеп үсәләр.