Тимерьюлчылар микрорайонының табиб амбулаториясендә һәр пәнҗешәмбе көнне ковидка каршы вакцинация үткәрелә. «Чиратлар булдырмас өчен вакытлы прививка пунктлары ачарга булдык. Пәнҗешәмбе көнне алар шикәрчеләр һәм тимерьюлчылар микрорайоннарының табиблык амбулаторияләрендә эшлиләр", - диде Нурлат РҮХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.
Тимерьюлчылар микрорайонының табиблык амбулаториясендә вакцинация иртәнге 9дан төшкә кадәр дәвам итсә дә, микрорайонның 20гә якын кешесе медпункт ачылганчыга кадәр үк җыелган да инде. Гомуми практика табибы Татьяна Иванова сүзләренә караганда, биредә бүген 40лап пациентка прививка ясау планлаштырыла.