Россия Федерациясенең 54 белем бирү учреждениесе арасында шәһәрнең ике балалар бакчасы – «Камыр Батыр» һәм «Буратино» бар.
«Безнең балалар бакчасы «Без күп. Ярдәм янәшәдә» проекты белән 1 млн сум күләмендә грантка, ә "Буратино"дан коллегаларыбыз - "Беренче адымнар" проекты буенча 500 мең сумлык грантка ия булдык. Ике проект та мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына заманча мәгълүмат сервислары, мобиль хезмәтләр, дистанцион технологияләр ярдәмендә психологик-педагогик, диагностик, консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Консультация үзәкләрендә әлеге балалар бакчалары педагоглары белән беррәттән, чакырылган белгечләр дә булачак: невропатолог, педагог-психолог, дефектолог, иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре», - дип сөйләде «Камыр Батыр» балалар бакчасы мөдире Венера Мәрдәншина.