Шашин микрорайонында урнашкан шәһәр күлен төзекләндерү эшләре дәвам итә

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Биредә инде бик күп эш башкарылган.

Узган атнада ук күлгә су тутырылган. Соңрак фонтан да эшли башлаячак. Кыскасы, ул берүк вакытта тыныч ял һәм актив ял итү өчен менә дигән урын булачак.

– ...Нигездә, барлык эшләр дә тәмамланып килә, август ахырына күлне төзекләндерү тәмамланыр дип уйлыйм, – диде подрядчы оешма җитәкчесе Вячеслав Тихонов.

Билгеле булганча, биредә фонтанлы күлдән тыш, амфитеатр, мини-парк һәм тренажерлар белән спорт мәйданчыгы да булачак.

Шашин урамында яшәүче Луиза Мингалиева көн саен күл территориясе буйлап уза һәм күлне яңарту буенча барган эшләрне күреп сөенә.

- Грандиоз төзелеш эшләре шундый кызу темпларда бара ки, бу үзгәрешне сизми дә мөмкин түгел. Кайчандыр куркыныч тудырган сулыкның шәһәр халкы өчен менә дигән ял итү урынына әйләнүенә шатланабыз, – дип уртаклашты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International