Нурлат яшьләрен “Контент-марафон» республика конкурсында катнашырга чакыралар

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

«Контент-марафон» республика проектында катнашу өчен  гаризалапр кабул итү кампаниясе башланды.

Татарстан территориясендә яшәгән һәр кеше бу бәйгедә катнаша һәм тирә-юньдәгеләргә игелеклерәк, игътибарлырак һәм сизгеррәк булырга ярдәм итүче контент  ясауда ярдәм итә ала!

 2021 елда проектның форматы яңартылган, чөнки Интернет глобаль челтәре көннән-көн үсә бара. 4 юнәлеш һәм 11 номинация формалаштырылган, аларда һәркем үзе өчен хуш килерлек нидер таба ала:

 

 Текстлы эшләр;

Видео-эшләр;

▪ ️ График эшләр;

▪ ️ Фирма стиле.

 Проектта Татарстан Республикасында яшәүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала.

 

 бу сылтама буенча сайтта гариза тутырырга һәм эш белән файлны беркетергә

http://atmrt.ru/contentmarathon

Проект җиңүчеләре Россия һөнәри онлайн-белем бирү базары лидеры Skillbox уку мөмкинлеге алачак.

 Гаризалар 2021 елның 12 сентябренә кадәр кабул ителә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International