Нурлат хастаханәсенә өч яңа автомобиль кайтты

2021 елның 20 июле, сишәмбе

Нурлат үзәк район хастаханәсенең автопаркы яңа «Lada Largus» автомобильләре белән тулыланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында автомобильләр тапшыру тантанасы Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

«Нурлат хастаханәсе өчен медицина носилкалы 3 «Lada Largus» автомобиле тапшырылды. Гомумән алганда, без 17 яңа автомобиль алырга тиеш, 10сы кайтты инде. Билгеле бер вакыт эчендә безнең РҮХгә тагын 7 яңа машина кайтачак", - диде тантаналы чарадан кайтканда Нурлат хастаханәсенең баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International