Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Корбан бәйрәме белән котлавы

2021 елның 20 июле, сишәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар, мөселман кардәшләр!

Сезне чын күңелдән исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Корбан бәйрәме белән котлыйм! Үзгә кәеф, рухи күтәренкелек белән сугарылган Корбан бәйрәме безнең дини традицияләргә һәм гореф-гадәтләребезгә тугры калуыбызны символлаштыручы бәйрәм булып кала бирә, күңелләр чистарыну, изге гамәлләр кылу, әйләнә-тирәдәгеләргә кайгыртучанлык һәм игътибар, аларга ярдәм күрсәтү кебек күркәм кешелек сыйфатларының чагылышы санала. Бу якты бәйрәм бүген кешелек алдында булган җитди сынаулар шартларында мәрхәмәтлеккә, шәфкатькә омтылыш хисен тагын да көчәйтә.

Бу мөһим бәйрәм уңаеннан мөселманнарның зур шатлыгы, аларның яхшы үзгәрешләргә өметләре, уңышлары һәм шатлыклары белән районда яшәүче башка конфессияләр вәкилләре дә уртаклаша. Нурлат җирендә яшәүче халыклар арасындагы татулык һәм үзара хөрмәт безнең йортларыбыздагы тынычлыкны һәм иминлекне сакларга ярдәм итәр, дустанә мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр, дип ышанам. Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да нык сәламәтлек, һәр гаиләгә-игелек, күңел тынычлыгы телим!

 

Корбан бәйрәме сезнең өйләрегезгә иминлек, тынычлык, иман нуры иңдерсен, бәхет һәм муллык китерсен!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International