Урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклану турында шторм кисәтү
2021 елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 сыйныф), ТР көнчыгышында – урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5класс)сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр булуы ихтимал.
2021 елның 19 июлендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2021 елның 18 июлендә кич сәгать 6дан алып 19 июльдә кичке 6га кадәр алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җилнең юнәлеше алмашучан, секундына 4-9 метр тизлектә җил.
Минималь һава температурасы төнлә +15..+17˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +30..+33˚.