"Башаккай" балалар бакчасы тәрбиячеләре яшь нурлатлыларны пират стилендәге «Алга маҗараларга таба" дип исемләнгән уен программасы белән сөендерергә булды.
Бу чара шәһәребезнең үзәк мәйданында узды. Программа барышында катнашучылар "Лабиринтны үт", "Сүзләрне төзе", "Җир - су", "Акула. Көн-төн " уеннарын уйнады. Әлеге уеннар балаларны берләштерүгә һәм дуслыкларын ныгытуга юнәлтелгән иде. Барлык балалар да хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, табышмаклар, мисаллар чиштеләр.
Программа ахырында оештыручылар-пиратлар сәхнәдә күңелле флешмоб үткәрде. Нәни нурлатлылар тәкъдим ителгән уеннарга бик теләп кушылды. Кәефләренә күз салганда, елмаюларга, ялтыравыклы күзләргә карап фикер йөрткәндә, аларга барысы да ошады.