2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган Валерия бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте- рус теленнән 100 балл җыйды. Ул быел Нурлат районы горурлыгы булган йөз балл җыючылар бишлегенә керде.
Рус теле буенча бик яхшы баллардан тыш, Валерия башка фәннәр буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Әйтик, профильле математиканы-80, химияне 78 баллга тапшырган. Үзенең киләчәген ул фән белән бәйләргә җыена, хәзер исә ул уни верситетка керергә әзерләнә.