Нурлат районының Чулпан авылында төрле урамнарда энергия саклаучы фонарьлар алыштырылды

2021 елның 17 июле, шимбә

Чулпанда 2021 елда үзара салым программасы кысаларында эшләр башланды – акчаның бер өлешенә төрле урамнарда 26 энергия саклаучы фонарь алмаштырылды. Бу яктан республика программасы да ярдәмгә килә.

 

Урам утларын торгызу программасы кысаларында Үзәк һәм Бакча урамнарында 5 яңа фонарь урнаштырылды. Алар социаль-мәдәни учреждениеләр территорияләрен һәм авылның караңгы почмакларын яктырталар. Үзара салым акчасының калган өлешен урам юлларын төзекләндерүгә юнәлдерәчәкләр. Алар хисабына Мәктәп урамында 410, рус зиратына кадәр 130 метр юл төзү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International