Рөстәм Миңнеханов Нурлатта "Заготпром" кооперативында булды

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында «Заготпром» кулланучылар кооперативында булды.

Биредә Рөстәм Нургалиевич район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында җитештерү биналары, технологик җиһазлар, ит эшкәртү, ит продукциясе җитештерү процессы белән танышты һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Шулай ук ул тиздән минераль су һәм лимонад җитештерелә башлаячак цех белән дә танышты.

Кунаклар өчен биредә «Заготпром» белән бергә «Нурлат сөте», «Здоровье» ҖЧҖ продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде, анда ит, сөт продукциясе һәм икмәк ризыкларының бай ассортименты тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, «Заготпром» кулланучылар кооперативы җитештерүне узган елның декабрендә башлап җибәрде. Ул чакта кооператив бу максатларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты, дәүләт ярдәме 40 млн.сумга якын булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International