Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Нурлат шәһәрендә «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә булды.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Рөстәм Миңнеханов үзәкнең функциональ эшчәнлеге белән танышты. Шулай итеп, алар судомодельләштерү, мультстудиядә булды, анда тәрбияләнүчеләр кунакларга үз хезмәтләренең нәтиҗәсен – үзләре төшергән мультфильмны күрсәтте, туган якны өйрәнү һәм туризм студиясе – хәрби-патриотик хәрәкәтне үстерү өчен «Юнармия» штабы, чүлмәк ясау һәм башка остаханәләр белән танышты.
«Киләчәк» балалар иҗаты үзәге узган ел ачылган иде. Биредә төрле түгәрәкләрдә 1900дән артык бала шөгыльләнә.