Рөстәм Миңнеханов Нурлатта "Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында булды

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә 2021 елда республика программасы кысаларында төзекләндерелгән өч күпфатирлы йортны берләштергән ишегалдында булды.

2020 елда Нурлат районында яңа программа кысаларында 21 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Танышу барышында Рөстәм Миңнеханов йортларда яшәүчеләр белән аралашты, аларның кәефе белән кызыксынды. «Безнең ишегалдыбыз бик уңайлы, чәчәк ата торган шәһәребез искиткеч матур. Без район җитәкчелегенең район халкы өчен уңайлы шартлар тудыру турындагы кайгыртуыннан бик канәгать», – диде Кооператив урамы 4 нче йортта яшәүче Людмила Куколева.

Агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләр 16 йортның 13ендә башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International