Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның районга эш сәфәре кысаларында нурлатлылар белән беренче очрашуы шәһәрдән ерак түгел урнашкан «Южная» агрофирмасының арпа кырында булды.
Җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштырганнан соң Рөстәм Нургалиевичка урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләделәр. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин быелгы уракның корылыкка бәйле үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул урып-җыю кампаниясенең республика авыл хуҗалыгы министрлыгының барлык тәкъдимнәрен истә тотып алып алып барылуын хәбәр итте.
«Район уракка актив кереште”, – дип министр Марат Җәббаров аның сүзләрен раслады. Районда, бөтен республика буенча кебек үк, уртача уңыш гектардан 18-20 центнер тәшкил итә, дип билгеләп үтте ул. Гомумән алганда, урып-җыю эшләренә бүгенге көндә 84 комбайн җәлеп ителгән.
Рөстәм Нургалиевич механизаторларның кәефе, ягулык белән тәэмин итү һәм туклануның оештырылуы белән кызыксынды. Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында үз-үзләрен сакларга чакырды.
– Безгә юл ярып бара торган механизаторлар кирәк, – диде ул.
Шуның белән бергә, төп өстенлекләрне билгеләде – терлекләрнең баш санын саклап калу, шул исәптән шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү.
Очрашу барышында Президент республика программаларын гамәлгә ашыруга да игътибар итте. Шуңа бәйле рәвештә Алмаз Сәлимович җирле инициативаларга ярдәм буларак шәһәргә социаль юнәлешле берничә объект – «Тулпар» спорт сарае, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге һ. б. төзүдә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.