Нурлатта чәчәк үстерүчеләр ассоциациясен төзергә планлаштыралар

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Мондый тәкъдим шәһәрнең иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәүгә багышланган традицион конкурс кысаларында үткәрелгән чираттагы рейд барышында керде.

Уңай мисаллар белән беррәттән ул кайбер предприятиеләр эшчәнлегендә кайбер җитешсезлекләр булуын да ачыклады. Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаровның тәнкыйте ишегалды мәйданчыкларын чәчәкләр белән бизәүгә тиешле игътибар бирмәүче идарәче компанияләргә һәм торак – коммуналь ширкәтләргә кагылды. Ул шулай ук территориаль җирле үзидарә рәисләренә шәхси секторда яшәүчеләр белән адреслы эш алып барырга киңәш итте. Сүз уңаеннан, шәһәрлеләрнең үз йорт яны территорияләренең торышына мөнәсәбәте битараф булырга тиеш түгел. Чөнки конкурсның төп максаты-шәһәрне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә барлык халыкны да җәлеп итү.

- Минем шәхси территориям койма һәм капка артыннан башлана, ә монда-кемгә кирәк, шулар килсен һәм чәчәкләр утыртсын. Миңа алар кирәкми, барысы да канәгатьләндерә, – дип канәгатьсезлеген белдерде Жемчужная урамында яшәүче берәү 6 нчы «Төньяк-көнчыгыш» ТОСы рәисе Людмила Батыршина бәйгедә  катнашырга чакыргач.

Людмила Федоровна сүзләренә караганда, бу шәһәрлеләрнең йорт яны территорияләренең торышы буенча кисәтүләргә бик кискен реакцияләре белән бәйле очраклар бик сирәк икән үзе. Күпчелек очракта кешеләр мондый мөрәҗәгатьләргә аңлап карый. Мисал артыннан еракка барырга кирәкми. Шул ук урамда, янәшәдә генә, бер йорт янында матур чәчәк түтәлләре ясалган. Алга таба бераз узарга кирәк-тагын берсе. Гади чәчәк түтәлләре фонында петунийлар утыртылган ландшафтлы дизайн элементлары аеруча аерылып тора. Монда йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә яңа формаларның берсе габионнар да бар. Хуҗалар, әлбәттә, мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. “Мин чәчәкләр яратам, менә алар белән күңел кушуы буенча үз участогымны бизим", – диде Әлфия Зиннурова. Светлана һәм Владимир Трофимовларның чәчәкләре дә күзләрне сөендерә. Жемчужная урамында яшәүчеләргә бик матур үрнәк бу.

-Һәркем үз бакча яны участогын аз-азлап булса да бизәсә, шәһәребез чәчәкләргә күмелеп утырачак бит,  – дип фикерләре белән уртаклашты Люция Нигъмәтуллина. Аның Космонавтлар урамында яшәүче әнисенең чәчәклеге хәтта тәҗрибәле ландшафт дизайнерларын да сокландырырлык. Биредә ике йөзләп исемдәге декоратив куак һәм үсемлекне очратырга була.

– Бакчаның чиратлашу дигән төшенчә бар, бер төрле гөлләр чәчәк атып туктагач,  икенчеләре ачыла башлый. Үз-үзен хөрмәт иткән һәр бакчачы моңа омтыла, – диде ул. Шуңа күрә Владимир Михайлович аңа шәһәрдә чәчәк үстерүчеләр ассоциациясен булдырырга тәкъдим итте. Өстәвенә, бу юнәлештә беренче адымнар да ясалган инде – Нурлат бакчачыларының Ватсапта үз төркеме бар, анда алар файдалы мәгълүмат алмаша һәм эшлекле киңәшләр белән уртаклаша.

Бакиров урамыннан Надежда Куприна быел да шәһәр конкурсында катнашырга планлаштыра. Ул узган елда да җиңүчеләр арасында булган. «Һәр иртәдә чәчәкләремә сәлам бирәм, алар белән сөйләшәм, хәерле көн телим, – дип елмаеп каршы алды бакчачы. – Тик менә урын гына аз. Кыр бирсәләр, минем яраткан чәчәкләрем өчен анысы да җитмәс иде, мөгаен. Холкым шундый инде, эшсез тора алмыйм".

Ә без исә иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү конкурсындаа катнашу өчен гаризалар 10 августка кадәр кабул ителүен искә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International