Нурлат районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Бу мәсьәлә район җитәкчелегенең даими контролендә тора.

Быел корылык аркасында кыш көне терлек азыгы җитмәү ихтималы бар. Ә бу, аңлашыла да, терлекләрнең баш санын киметүгә китерергә мөмкин.

Бу мәсьәлә терлек асраучыларны гына түгел, район җитәкчелеген дә борчый. Азык әзерләү өчен барлык мөмкинлекләрне дә эшкә җигү, кирәк булса, аларны башка төбәкләрдән дә сатып алуны оештыру бурычы куела. Бу хакта атна башында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән планеркада да җитди сөйләшү булды.

-Эре хуҗалыклар урып-җыюга керештеләр инде, димәк, салам әзерләү турында да кайгыртырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына бу мәсьәләне үз контрольләренә алырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга салам китерүдә ярдәм итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин.

Авыл җирлекләрендә  эшне озакка сузмыйча башлап та җибәргәннәр. Әйтик, Биляр-Озеро авыл җирлегенә караучы Биляр-Озеро һәм Зирекле авыллары халкы инде сишәмбедән башлап салам әзерләү белән мәшгуль.

- Җирле «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыгы җитәкчелеге ел саен шулай авыллар янәшәсендәге кырлардан авыл халкы өчен җитәрлек салам калдыра. Бу планда проблемалар юк. Быел да Зирекле һәм Фома, Биляр-Озеро һәм Гайтән авыллары арасындагы басуларда саламны ваклмадылар. Бу хакта авыллар халкына хәбәр иттек, барысын да җитәрлек күләмдә азык әзерләп калырга чакырдык – диде авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов. – Барлык авыл халкының да кырга килеп йөрергә мөмкинлеге юк, шуңа күрә читтән төргәкләндергеч җәлеп итәбез. Шулай тиз дә, уңайлы да. Шөкер, быел хәл 2010нчы елдагы сыман ук  начар түгел, ул чагында җыярга салам да булмады бит.

 

Биляр-Озеро авыл җирлегендә бүгенге көндә 265 баш терлек асрала. Узган ел белән чагыштырганда саннар арта бара. Авыр ел булуга карамастан, авыл халкы терлекләрнең баш санын киметмәскә тырыша. Чөнки аларның күбесе өчен шәхси ярдәмче хуҗалык төп табыш чыганагы бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International