Нурлат районы журналистлары «ТАТМЕДИА» АҖ һәм Чуваш Республикасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзалауда катнашты

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

«ТАТМЕДИА» АҖ һәм чуваш телендә газеталар басыла торган республикабызның басма матбугат редакцияләре хезмәткәрләре Чуваш Республикасының Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 14 июльдә Чабаксар шәһәрендә очрашты.

 Очрашу кысаларында «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Чувашстанның Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры Кристина Майнина хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.

Ике республика вәкилләре мәгълүмати материаллар, тәҗрибә белән алмашырга, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен уртак чаралар үткәрергә килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International